Түбән Кама командасы «Достояние нашего времени» кубогына ия булды
Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында эшләүче яшьләрнең «Безнен заман» XIII республика телевизион иҗат фестиваленең гала-концерты узды.
Быел анда Татарстанның 150 предприятие һәм оешмасыннан 1,2 меңгә якын артист катнашты, алар жюри хөкеменә 300гә якын иҗади номер тәкъдим итте. Финалга аларның 171е үтте.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татнефть Профсоюз» командасына фестивальнең төп бүләген шәхсән үзе тапшырды. Җиңүчеләр Татарстан Республикасы Рәисенең күчмә кубогын һәм 500 мең сумлык бүләк сертификатын алдылар.
«Безнең заман геройлары» кубогы һәм 300 мең сумлык сертификат «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ командасына эләкте. Бүләкне ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров һәм ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов тапшырды.
«Безнең заман байлыгы» кубогы һәм 200 мең сумлык сертификат иясе булып "Түбән Кама Нефтехим«командасы танылды. Шулай ук үз категорияләрендә КАМАЗ, «Казаноргсинтез», Чистай үзәк район хастаханәсе, Зәй районы һәм Горбунов исемендәге Казан авиация заводы коллективлары җиңүче исемен яулады.
Фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов ЮНЕСКОның «Творец эпохи» ордены белән бүләкләнде. Ул ассызыклаганча, «Безнен заман» — ЮНЕСКО эшләре буенча комиссия химаясендә булган Россиядә бердәнбер яшьләр фестиваль хәрәкәте, һәм ул мәдәни мирасны һәм рухи традицияләрне саклауда мөһим корал булып тора.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев