Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама китапханәләрендә төзекләндерү өчен тавыш бирү пунктлары ачылды

Парклар, скверлар, яр буйлары өчен 14 яшьтән өлкәнрәк һәр татарстанлы тавыш бирә ала.

Түбәнкамалылар иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирүне дәвам итә. Теге яки бу киңлек җиңгән очракта, аларны киләсе елда ук яңарта башлаячаклар.

Парклар, скверлар, яр буйлары өчен 14 яшьтән өлкәнрәк һәр татарстанлы тавыш бирә ала. Моны ничек эшләргә кирәклеге турында волонтерлар җентекләп аңлата. Бу эшкә китапханә хезмәткәрләре дә актив кушылды. Алар шәһәрнең иҗади һәм мәдәни чараларында актив катнашып кына калмыйча, зур иҗтимагый эш тә алып бара.

«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында китапханәчеләр җәмәгать урыннары өчен үзләре дә тавыш бирә, шулай ук укучыларына, шәһәр халкына да булыша.

«Без үзебездә QR-кодлар урнаштырдык, алар буенча узып тавыш бирергә мөмкин. Әгәр нинди дә булса сораулар бар икән, без укучыларыбызга тавыш бирү процессында ориентлашырга ярдәм итәчәкбез. Гражданнарга уңайлы булсын өчен Түбән Каманың өч китапханәсендә тавыш бирү пунктлары ачылган. Бу безнең — Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә, Шинчылар проспекты, 44 нче йорт адресы буенча «Заман» уку һәм аралашу үзәге һәм Лесной урамындагы 55 нче йортта урнашкан башлык китапханәсе», — дип сөйләде Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең баш китапханәчесе Марина Балашова.

Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре укучылар белән генә түгел, филиаллардагы хезмәттәшләре белән дә аңлату эшләре алып бара. Алар исә, үз чиратында, үз китапханәләренә килүчеләргә ярдәм итә.

Исегезгә төшерәбез, киңлек өчен gorodsreda.tatar.ru сайтында, шулай ук «ТР Дәүләт хезмәтләре» порталында «Опросы жителей» сервисы аша һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында тавыш бирергә мөмкин. Биредә үк 2026 елда төзекләндереләчәк ишегалларын сайлап алырга була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев