Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама китапханәләрендә Пушкин елы башланды

2024 елда бөек шагыйрь Александр Пушкинның тууына 225 ел тула.

Түбән Кама районы китапханә системасында 2024 елның шушы язучыга багышлануы очраклы түгел. 31 гыйнварда тематик чараларга старт бирелде.

Пушкин елын ачуда «Апуш» китапханәсендә кеше күп иде. Яшь укучылар өчен бик күп кызыклы чаралар әзерләнде. Берәүләр викторинада катнашканда, икенчеләр китаплар өчен кыстыргыч ясады.

Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә дә өлкәнрәк укучылар өчен шундый ук мавыктыргыч чаралар әзерләнгән иде. Монда алар рус шагыйре яшәгән һәм иҗат иткән чор белән якыннанрак таныша алды. Башта алар Пушкин балында булды һәм ул вакытта популяр булган полонез биюенең үзенчәлекләре турында белә алды.

«2024 елны шәһәр һәм авылның барлык китапханәләрендә китапханә системасы тарафыннан Пушкин елы дип игълан ителде. Халык өчен кызыклы мәгълүмати-танып белү программасы әзерләнгән, ул аларга барлык иҗади конкурсларда катнашырга һәм Александр Пушкин иҗаты белән мөмкин кадәр тирәнрәк танышырга мөмкинлек бирә», — дип сөйләде үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры урынбасары Гөлназ Курмашева.

Алга таба Түбән Кама халкын тагын да кызыклырак чаралар көтә, ә ел ахырында конкурсларда җиңүчеләр һәм иң яхшы укучылар үз бүләкләрен алачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев