Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама җитәкчеләре администрациягә эшкә велосипедта бардылар

Түбән Камада 22 сентябрьдә «Эшкә велосипедта» дигән акция уза.

Иртәнге 7дән биш урында «энергетик нокталар» эшли, анда велосипедчыларга кечкенә сувенир һәм тамак ялгап алыр өчен җиләк-җимеш бирелә.

Гадәттәгечә, акциягә шәһәр җитәкчеләре дә кушылды. Бүген алар эшкә яңа велосипед юлларыннан торган маршрут буенча бардылар. Делегацияне шәһәр мэры Рамил Муллин җитәкләде.

«Эшкә велосипедта» акциясе — Түбән Каманың 57 еллыгына багышланган бәйрәм чараларының бер өлеше. Шәһәрнең туган көне ике көн дәвамында билгеләп үтеләчәк. Бүген кич «Җәлил» театр комплексында «Голоса Города Н» спектаклен күрсәтәчәкләр, һәркем өчен керү бушлай. Төп бәйрәм чаралары шимбәгә планлаштырылган, бу турыда материалда тулырак укый аласыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев