Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама ишегалдында кар чистартуга комачаулаучы автомобильләрне эвакуациялиләр

Бу хакта шәһәр халкы социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

Түбән Камада кар чистарту техникасы белән бергә Гайнуллин урамындагы ишегалдына эвакуатор да килде. Бу хакта шәһәр халкы социаль челтәрләрдә хәбәр итә. Йортта яшәүчеләрнең берсе фотога да төшергән.

Аның сүзләренә караганда, бу хәл Гайнуллин урамындагы 10нчы йорт ишегалдында икенче декабрь иртәсендә сәгать сигезләр тирәсендә күзәтелгән.

«Махсус техникага комачаулый торган автомобильләрне эвакуатор алып китә», — дип яза шәһәрлеләр.

Күпләр бу карарның законлы булуына шикләнсә дә, хуплыйлар. Әмма кайберәүләр әйтүенчә, эвакуатор газонга тукталган машиналарны гына алып китә, дип фикер белдерә. 

«Моны күптән эшләргә вакыт! Бу машиналар аркасында бөтен ишегалды зыян күрә», — дип билгеләп үтте әңгәмәдә катнашучы түбәнкамалы.

Фото социаль челтәрләрдән.

Моңа кадәр без ялларда 28 градус салкын була дип язган идек. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев