Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама яшьләре «Кар десанты» акциясенә кушылды

Моннан күп еллар элек районыбызда андый акцияне уздырганнар иде инде. Ә хәзер шунда катнашучыларның берсе әлеге хәрәкәтне яңартырга карар кылган.

Акциядә катнашучы яшьләр, ярдәм итү максаты белән, Ширәмәт авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Миңлебикә Сафа кызы янына килделәр. Әбигә күптән түгел 95 яшь тулган. Өлкән яшьтә булгач, аның үзенә генә хуҗалыкны алып бару бик кыен. Дөрес, булышучылар бар. Ә менә бу юлы Түбән Кама студентлары кар көрәргә ярдәм итәргә булганнар. 

«Кар десанты» акциясе кысаларында алар Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, шулай ук махсус операция зонасында хезмәт итүче хәрбиләрнең гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтә. «Кичә без МХОда катнашучының гаиләсенә ярдәм иттек. Өйләрендәге шкафны төзәтергә, җиһазларын күчерергә булыштык. Аңа башкалар да ярдәм итә, билгеле. Чөнки апа ялгызы яши. Ә без аның өй мәшәкатьләре күп җыелган вакытка туры килдек һәм көчебездән килгәнчә, ярдәм күрсәттек» — дип уртаклашты Түбән Кама районында «Кар десанты» акциясен оештыручы Алексей Демин.

Алексей мондый акцияләрдә тугыз ел чамасы катнаша һәм күп кенә төбәкләрне йөреп чыккан инде. Быел ул Түбән Камада да әлеге хәрәкәтне яңартырга булган. Әлегә аның җитәкчелегендә 11 кеше эшли. Алар адреслы ярдәм күрсәтеп кенә калмыйлар, осталык дәресләре һәм лекцияләр оештыралар, һәйкәлләрне тәртипкә китерәләр, истәлекле чараларда катнашалар, һөнәри юнәлеш бирү дәресләре үткәрәләр. Балалар тормышында бу беренче шундый уңай тәҗрибә. 

«Беренчедән, мондый эшләр балаларның кәефләрен күтәрә, осталык дәресләре, флешмоблар оештыру, шеф ярдәме — күңелләрдә яхшы тәэсир калдыра. Яңа дуслар, яңа танышлар табыла. Колонкалар, җырлар белән йөрибез, ә көн азагында тәэсирләребез белән уртаклашабыз. Бер-беребезгә ярдәм итәбез, кочаклашабыз, сөйләшәбез, кемнәрнедер мактыйбыз, кызыклы хәлләрдән бергәләп көләбез — менә шулай итеп, бергәләп, тормышыбызны ямьләндерәбез», — ди «Ритм» студентлар педагогик отряды җитәкчесе урынбасары Алена Поликарпова. 

Кайчагында, бер йорттан икенчесенә барганда да, студентлар ялгыз әбибабайларны очрата, аларга да үз ярдәмнәрен тәкъдим итәләр. Бу эшләр өчен балаларга тыйнак рәхмәт сүзләре һәм җылы елмаю да җитә. Ә тагын уртак өстәл артында кызыклы хәлләрне тыңлау мөмкинлеге бик шатландыра. «Яшьләр белән очрашу күңелле, дип уйлыйм. Мондый акцияләр үсеп килүче буын өчен бик кирәк. Без үскәндә, «тимурчылар» отрядлары бар иде, картларга һәм ялгызларга ярдәм иттек. Бик күңелле була иде, чөнки андый эшләр яшьләрне берләштерә. Эш кешене бизи. Яшьләргә физик эштән курыкмаска кирәклеген аңлату зарур. Хезмәт кешеләрне дә, җәмгыятьне дә матурлый», — ди тыл хезмәтчәне кызы Разия Сәхапова.

Ширәмәт — «Кар десанты» юлындагы өченче тукталыш иде. Элегрәк студентлар Кама Аланында һәм Нариманда булганнар. Сигез көн эчендә балалар алты җирлектә яшәүчеләргә ярдәм итәргә өлгерә.

Анжелика Степанова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев