Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама янындагы боз кичүендә боз калынлыгын үлчәделәр

Кичүнең никадәр куркынычсыз булуын контрольдә тоту өчен моны даими эшлиләр.

Кама аша Новый Закамский-Соколка маршруты буенча боз кичүендә боз калынлыгын үлчәделәр. Бозны берничә урында тиштеләр. Кичүнең никадәр куркынычсыз булуын контрольдә тоту өчен моны даими эшлиләр.

«60 смнан артык, кайдадыр 70 см. Боз 50 см булганда, ул 16 тоннадан артык авырлыкны күтәрә ала. Машинада курыкмый барырга була, ныклык запасы зур», — дип сөйләде Новый Закамский-Соколка боз кичүе мастеры Дмитрий Постнов.

Новый Закамский—Соколка маршруты буенча боз кичүе тәүлек буе эшли.

«Куркыныч юк, 3,5 тоннага кадәр автомобильләрне, шул исәптән «Газель» машиналарын да уздырабыз. Техника тәүлек буе кизү тора, ике трактор көн саен тауга ком сибә, кар яуганда бозны чистартабыз», — дип өстәде Дмитрий Постнов.

Кичү машина йөртүчеләргә кышкы сезонда юлны сизелерлек кыскартырга мөмкинлек бирә. Мамадыш һәм Казанга кадәр автомобильчеләр 100 чакрымга кадәр юлны кыскарта.

Боз кичүенең озынлыгы 1 км тәшкил итә. Бер сменада монда 100гә кадәр машина үтә. Географик яктан бу урын Мамадышка кадәр нибары 19 км гына булуы белән уңайлы, ә Казанга баручылар анда ике сәгать эчендә барып җитә ала.

Кичү һава торышы рөхсәт иткәнче эшләячәк. Боз 30 см калынлыкта булса, кичү ябылачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев