Түбән Кама һәм Кама Аланында заманча кадрлар үзәкләре ачылды
Түбән Кама муниципаль районының кадрлар үзәкләре мәшгульлек хезмәтләре органнарын модернизацияләүгә эләкте.
Түбән Кама һәм Кама Аланында «Работа России» дигән заманча һәм уңайлы кадрлар үзәкләре үз ишекләрен ачты. Хәзер эшкә урнаштыру буенча хезмәтләр районда яшәүчеләргә тагын да уңайлырак булачак.
Түбән Кама районында 8 мең эш вакансиясе бар, эшсезлек дәрәҗәсе 0,22 процент тәшкил итә. Актуаль тәкъдимнәр экранда исемлек белән күрсәтелә, аларны шәһәр картасында да карый алалар. Мәшгульлек үзәге мәдәният, спорт, сәнәгать, мәгариф һәм башка өлкәләрдә эш тәкъдим итә.
«Без — эре сәнәгать үзәге, шуңа күрә югары хезмәт хакы булган эш урыннары күп; эре предприятиеләр, кече һәм урта бизнес, бюджет өлкәләре эшли. Шәһәр үсә, инвестпроектлар үсә, һичшиксез, кадрлар эшенә ихтыяҗ зур», — дип билгеләп үтте Түбән Кама шәһәр Советына депутатлыкка кандидат Радмир Беляев.
Түбән Кама муниципаль районының кадрлар үзәкләре мәшгульлек хезмәтләре органнарын модернизацияләүгә эләкте. Оешма Тукай урамындагы 18 нче йортта урнашкан «Шәфкатьлелек» үзәге бинасына күчте. Объект үзе капиталь ремонтланган, бердәм фирма стиленә китерелгән, мебель, техника һәм балалар почмагы белән җиһазландырылган. Үзәкне ачуда Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, шулай ук Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин катнашты.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев