Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама эзтабарлары сигез сугышчының сөякләрен казып алганнар

Түбән Кама эзтабарлары «Хәтер вахтасы»ннан кайтты.

Җиңү бәйрәме алдыннан Түбән Кама эзтабарлары «Хәтер вахтасы» ннан кайтты. Бу юлы казу эшләре Бөек Ватан сугышы вакытында немец фашистлары белән каты бәрелешләр булган Волгоград янындагы далаларда алып барылган. 

Яңгырлы һәм салкын булган башка төбәкләр белән чагыштырганда, эзтабарлар казу эшләре алып барган бу урыннарда һава торышы чагыштырмача уңай булган. Дөрес, далаларның үз уңайсызлыклары бар икән — туктаусыз җил һәм кызу кояш. Үтәли җилдән һәм кояш эссесеннән саклану өчен, эзтабарларга йөзләрен һәм башларын каплап эшләргә туры килгән. 

«Агачлар аз үскәнлектән, күләгәле урыннар юк дәрәҗәсендә. Эсседә һәм җилдә каты туфракны казу җиңел түгел. Өстәвенә, бөҗәкләр тешләп интектерә, еланнар күп», — дип сөйләде «Нефтехимик» эзтабарлар отряды әгъзасы Рафаэль Лотфуллин. 

Сугышта бәрелешләр булган урыннарны төгәл билгеләү җиңел эш түгел. Металл эзләгеч ярдәм итә итүен, ләкин алар белән дә кайвакыт эзгә чыгып булмый.

Казу эшләре барышында бөтен команда бердәм эшләгәндә генә уңышка ирешергә мөмкин. Берничә кеше көрәкләр белән казый, кемдер җирдәге вак детальләрне эзләп тикшерә. Боларның барысын да сак эшләргә кирәк, чөнки, мәсәлән, снарядка юлыгырга мөмкин. 

«Монда һәрчак сак булырга кирәк. Сугыш булган урыннарда шартламаган сугыш кирәкяраклары, гранаталардан башлап авиабомбаларга кадәр калган булырга мөмкин», — дип билгеләп үтте Рафаэль Лотфуллин.

Быел беренче «Хәтер вахтасы» на Түбән Камадан «Нефтехимик» эзтабарлар отряды составында 24 кеше барган. Болар — гадәттәгечә, волонтерлар; аларга Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен көрәштә һәлак булган совет сугышчыларының исемнәрен ачыклау мөһим. Эзтабарлар арасында дүрт бала да бар. Мәсәлән, Ярослав Казаков, казу эшләренә әтисенә ияреп килгән. Шунысын да әйтеп китү урынлы булыр, аның мондый экспедициягә инде алтынчы тапкыр баруы икән. 

«Минемчә, һәлак булган сугышчыларның барысын да табып, исемнәрен ачыклап, кадер-хөрмәт күрсәтеп җирләргә кирәк», — дип уртаклашты Ярослав. 

«Без төрле экспедицияләргә, төрле урыннарга барабыз. Смоленскида кырыс климат, шуңа күрә мин улымны алмадым, ул кечкенә иде әле. Ә Волгоградта уңайлырак климат һәм мин аны алырга булдым. Ул үзе дә берничә тапкыр миннән үтенеп сорады», — ди «Хәтер вахтасы»нда катнашучы Александр Казаков... 

Ике атналык эзләү эшләре нәтиҗәсендә, сигез сугышчының сөякләрен казып алганнар. Эш барышында эзләүчеләр аларның кайберләренең күмелгән урыннарда мородерлык эзләренә тап булганнар, сугышчыларның сөякләре мәсхәрәләнгән, тарау-торау ята. Димәк, монда сугыштан соң кемнәрдер булып, үзләренең кара гамәлләрен кылганнар, дигән шик туа. «Сөяк калдыклары начар хәлдә иде, алар барысы да сынган, чәрдәкләнгән. Бу урында өч көн дәвамында казу эшләре алып баргач, ахырда, чокыр төбендә 2003 елгы консерв банкасы да табылды. Шулай итеп шикләр расланды. Шулай ук солдат медальоны да таптык. Ул яхшы хәлдә сакланган. Аны экспертизага җибәрдек», — дип сөйләде «Нефтехимик» эзтабарлар отряды җитәкчесе Ольга Ланцова. 

Шулай ук, «Нефтехимик» эзтабарлар отряды командиры хәбәр иткәнчә, Смоленск өлкәсендә параллель казу эшләре алып баручы «Хәтер вахтасы» ның икенче отряды татарстанлы кызылармияченең сөякләрен дә тапканнар. Хәзерге вакытта аның туганнары да ачыкланган инде һәм аларга җирләүдә катнашырга хәбәр ителгән.

Алмаз Кашаев
Рафаэль Рәкыйпов фотолары

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев