Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама эзтабарлары һәлак булган кызылармеецның туганнарын тапкан

«Татнефть-поиск» отрядының Түбән Кама эзтабарлары язгы һәм көзге «Хәтер вахталары» вакытында Бөек Ватан сугышы чорында һәлак булган 14 солдатның мәетен күтәргән

«Татнефть-поиск» отрядының Түбән Кама эзтабарлары язгы һәм көзге «Хәтер вахталары» вакытында Бөек Ватан сугышы чорында һәлак булган 14 солдатның мәетен күтәргән, шунда ук тутырылган медальоннар да булган. Медальоннарның сигезен яз көне укый алганнар, тагын 6 медальондагы язу быел көз укылган.

Кызганыч, һәлак булган сугышчыларның бөтенесенең дә туганын табу насыйп булмый. Сәбәбе гади — исәннәре калмаган.

Михаил Соловьев гәүдәсенең калдыкларын «Татнефть-поиск» отряды эзтабарлары быел язын күтәргән. Аның янында вкладышы тутырылган медальон да була. Миша сугышка 18 яшендә китә. Озак та үтми һәлак була.

Миша янында каска, котелок һәм тимер тәңкәләр табыла. Белоруссиядә аның туганнан туган энесе (племянник) Игорьны таба алганнар, ул шунда эзтабарлар белән очрашуга килә, анда аңа сугышчының шәхси әйберләрен тапшыралар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев