Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама экологлары Бөтенроссия масштаблы күнегүләрендә катнашты

Өйрәнүләрдә барлыгы 495 кеше катнашкан.

Түбән Камада гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия масштаблы күнегүләр узды.

Анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары катнашты, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Легенда буенча, ремонт эшләре вакытында куркынычсызлык техникасын бозу нәтиҗәсендә сәнәгать зонасы территориясендә хлорлы савытның герметизациясе бозыла. Авария нәтиҗәсендә биш тонна матдә түгелә, хлор болытының шәһәр ягына таралу куркынычы барлыкка килә.

Команда алдында предприятиедә химик куркыныч матдәләрнең түгелү авариясен бетерү бурычы тора. Һаваның торышын тикшерү өчен экологлар күчмә экологик лаборатория белән вакыйга урынына чыга.

Пробалар автомат режимда ПЭЛга урнаштырылган махсус җиһазлар ярдәмендә сайлап алына. Барлык катнашучылар да куелган бурычны үти. Өйрәнүләрдә барлыгы 495 кеше катнашкан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев