Түбән Кама — Чистай трассасында капиталь ремонттан соң Чишмә елгасы аша күпер ачылды
Ремонт июнь аенда башланган иде.
Капиталь ремонттан соң беренче сентябрьдә Түбән Кама — Чистай трассасында Чишмә елгасы аша күпер буенча хәрәкәт ачылды. Бу хакта үзенең телеграм-каналында Радмир Беляев хәбәр итте.
«Иске Чишмә янында Чишмә елгасы аша күпердә хәрәкәт ачык. Төзүчеләргә тиз темплары өчен рәхмәт! Бурыч — 1 сентябрьгә хәрәкәтне башлап җибәрү, уку елы юлда бернинди проблемаларсыз башлансын өчен бөтен көчне кую иде. Капиталь ремонтның төгәлләнүен көтәбез!» — дип яза Беляев.
Исегезгә төшерәбез, ремонт июнь аенда башланды. Бу вакытка хәрәкәт Ширәмәт авылы аша узды, Елантау һәм Иске Чишмәгә кадәр автобуслар хәрәкәте схемасы да үзгәрде. Хәзерге вакытта күпер аша 3,5 тоннага кадәр транспорт чараларына йөрергә рөхсәт ителә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев