Түбән Кама балалар хастаханәсендә кабул итү-диагностика бүлеген төзекләндерү ахырына якынлашты
Эшләр 99 процентка тәмамланган инде.
Түбән Камадагы балалар хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлегендә капиталь ремонт эшләре төгәлләнеп килә. Тиздән яшь түбәнкамалыларны уңайлы һәм заманча шартларда дәвалаячаклар.
Эшләр 99 процентка тәмамланган инде. Биредә керү юлларын төгәллисе, ремонттан соң тәртип урнаштырасы, медицина җиһазлары алып кайтасы калган. Яңартылган бүлектә балаларга барлык төр ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм күрсәтеләчәк, пациентларны бер урында кабул итәчәкләр, бу кирәкле табибка тиз вакыт эчендә эләгергә мөмкинлек бирәчәк.
Бина моннан 35 ел төзелгән һәм инде күптәннән ремонтка мохтаҗ була. Табиблар һәм шәфкать туташлары бик шат һәм түземсезлек белән яңартылган бүлекнең ачылуын көтә.
Бүлекне якындагы берничә атнада ачарга планлаштыралар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев