Түбән Кама бала тудыру йортында 19 июньнән планлы дезинфекция башлана
Башта А корпусы, аннары Б корпусы ябылачак.
Түбән Каманың перинаталь үзәгендә 19 июньнән 10 июльгә кадәр планлы дезинфекция үткәреләчәк, әмма йөкле хатыннарны кабул итү дәвам итәчәк.
Башта А корпусы, аннары Б корпусы ябылачак. Шуңа күрә булачак әниләр бернинди уңайсызлыклар кичермәячәк, дип ассызыклыйлар медицина учреждениесендә.
Санитар-гигиена юылуы һәм бала тудыру йортында дезинфекцияләү САНПИН 3.3686-21 нигезендә хатын-кызлар һәм яңа туган балалар иминлеге өчен үткәрелә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев