Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама аграрийлары терлек азыгын июнь аенда әзерләргә җыена

Комиссия Түбән Кама аграрийларының эшен уңай бәяләде.

Түбән Кама терлек азыгы әзерләүдә 9 берәмлек терлек азыгы җыю комбайны, 74 берәмлек үлән чапкыч һәм 35 берәмлек пресслаучы техника җәлеп ителә. Яшел массаны ташу өчен йөздән артык берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы әзерләнгән. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты хәбәр итә.

«Терлек азыгы әзерләү — авыл хуҗалыгында иң мөһим бурычларның берсе. Түбән Кама аграрийлары бу мәсьәләгә бик җаваплы карый», — дип яза Түбән Кама муницпаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм ведомство карамагындагы оешмалар белгечләре җитәкчелегендәге комиссия Түбән Кама районы хуҗалыкларының терлек азыгы җыеп алуга әзерлеген тикшерде.

Комиссия Түбән Кама аграрийларының эшен уңай бәяләде. Белгечләр терлек азыгы әзерләүгә июнь башында ук керешәчәк.

Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев