Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Бу - әһәмиятле

Трудовой поселогында яшәүчеләр үзара салым программасы буенча юлларны яңартты

Яңартылган юл өслегенең озынлыгы — 250 метр.

Хәзерге вакытта республикада гамәлгә ашырылучы программалар ярдәмендә шәһәрләр генә түгел, кечкенә авыллар да төзекләндерелә, аларда яшәүче халыкка шактый уңайлыклар тудырыла. Шунысы мөһим, бу эшләрдә район халкы үзе дә зур активлык күрсәтә. 

Түбән Кама районы Майская Горка авылы җирлегенә өч авыл керә. Аларның иң зурысы — Трудовой бистәсе. Анда 500 дән артык кеше яши. Соңгы елларда авыл күзгә күренеп үзгәрә, ди бистәдә яшәүчеләр. «Мин биредә 1965 елдан бирле яшим. Кеп-кечкенә бер урамлы авыл иде ул. Үз вакытында монда авыл җирлеге башлыгы да булдым. Әкренләп поселок үсте, төзекләндерелде, аеруча соңгы 4-5 елда бик зур үзгәрешләр булды. Менә хәзер өр-яңа асфальт салынган урамда басып торабыз. Бу — үзара салым акчасына эшләнде. Авыл кешеләре үз өлешләрен кертмәсә, боларны башкару мөмкин булмас иде. Үзең дә ярдәм итсәң, башкарылган эшләрнең дә кадерен беләсең, булдырылганны сакларга өйрәнәсең», — ди Трудовойда гомер итүче Нурдидә Пикалёва. 

Быел бистәнең Пролетар урамында өр-яңа асфальт салынган. Яңартылган юл өслегенең озынлыгы — 250 метр. Халыктан җыелган үзара салым акчасының һәр 1 сумына дәүләт 4 сум өстәп кайтарган. Шул рәвешле, республика ярдәме белән 1 миллион 920 мең сум акча юлны төзекләндерүгә сарыф ителгән. Быел тагын бер урамда 120 метр юл яңартылачак дип көтелә. 

Узган ел, шулай ук әлеге программа кысаларында, Советская һәм Тынычлык урамнарында да гомуми озынлыгы 700 метр тәшкил иткән участокта юллар төзекләндерелгән булган. Бу эшне киләчәктә дә дәвам итәргә ниятлиләр. Авыл җирлеге башлыгы Артем Морозов сүзләренә караганда, шул рәвешле авылдагы юлларның яртысы диярлек яңа асфальт белән тәэмин ителәчәк.

Моннан тыш, соңгы ике елда урамнарны яктыртуда уңай үзгәрешләр күзәтелә, 64 фонарь алыштырганнар, шуларның 24е быел яңартылган. «Мин үзем шушы авылда туып үстем, мәктәпкә йөрдем. Элек авылда ике фонарь эшли иде, берсе авыл башында, берсе уртасында. Ә хәзер бездә яктырту белән проблемалар юк. Майская Горка авыл җирлегенә кергән өч торак пунктта барлыгы 320 яктырткыч лампа бар. Шәһәр урамнарына караганда да яктырак бездә», — дип сөйләде Артем Морозов.

Быелга планга һәйкәлне төзекләндерү эшен дә керткәннәр. Аның тирәягын матурлау, яңа брусчатка җәю өчен 900 мең сумга якын акча бүленеп бирелгән. Бу эшләр дә үзара салым программасы кысаларында алып барылачак. Бөек Җинүнең 80 еллыгында истәлекле урыннарны яңарта алу аеруча куанычлы.

Гомумән алганда, үзара салым һәм башка республика программалары ярдәмендә Трудовой халкының яшәеше сизелерлек үзгәрешләр кичерә. «Барлык проблемаларны да хәл итеп бетереп булмый, ләкин эшләнгән эш бихисап. Үзебезнең депутатлар корпусы белән берлектә су белән тәэмин итү проблемаларын хәл итә алдык. Ә бит халыкның сусыз утырган чаклары да булды. Бүгенге көндә барлык су торбаларының 91 проценты яңартылган. Шушы вакыт эчендә 2 чакрым озынлыктагы юлда яңа асфальт җәелгән. Гомумән алганда, бүген авыл инфраструктурасы, урамнарның төзекләндерелүе белән шәһәрдән бер дә калышмый. Район һәм республика җитәкчелегенә, аеруча да авылда яшәүче халыкка аларның тырышлыклары, ярдәмнәре өчен зур рәхмәт», — ди авыл җирлеге башлыгы.

Сүз уңаеннан, быел Трудовой бистәсендә, «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында, 4 күпквартирлы йорт территориясен яңарту эшләре бара. Әлеге программа буенча эшләр авыл тарихында беренче тапкыр башкарыла. Бу ике катлы йортлар 1963 елдан башлап төзелә башлаган. Бүгенгә кадәр аларның ишегаллары ремонт дигән нәрсәне күрмәгән. Ә быел, авыл җитәкчелеге тырышлыгы белән «Безнең ишегалды» программасы бирегә дә аяк баскан. Эшләр 4 йортта да берьюлы башкарыла. Төзекләндерү эшләренә якынча 200 ләп кеше җәлеп ителә. Ишегалларында моңарчы булмаган бордюрлар урнаштырылган. Хәзерге вакытта юл өслекләрен — тротуарларны, ишегалды юлларын асфальт җәюгә әзерлиләр. Бу эшләр тәмамлангач, яңа чүп савытлары, утыргычлар урнаштырылачак, кер элү мәйданчыклары яңартылачак, чүп контейнерлары өчен урыннар булдырылачак.

Авыл халкы бу ремонтны шатланып кабул иткән. Түземсезләнеп, ремонт эшләренең тәмамланганын көтәләр. Бу көтелгән вакыйганы бөтен авыл белән зурлап бәйрәм итәргә ниятлиләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев