ТР Транспорт министрлыгы белән киңәшмәдә Түбән Каманың юл инфраструктурасын үстерү планнары турында фикер алыштылар
Киңәшмә башында ук утырышта катнашучылар Түбән Каманың сәнәгать зонасында һәм гомумән шәһәр буенча юлларны төзекләндерү эшләренә йомгак ясадылар.
Түбән Камада ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, муниципаль район башлыгы Радмир Беляев һәм сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашында зур киңәшмә узды. Очрашу кунаклары шәһәрдә юл инфраструктурасын үстерү планнары турында фикер алыштылар.
Киңәшмә башында ук утырышта катнашучылар Түбән Каманың сәнәгать зонасында һәм гомумән шәһәр буенча юлларны төзекләндерү эшләренә йомгак ясадылар. Район башлыгы, шәһәр мэры Радмир Беляев ассызыклавынча, быел әлеге юнәлештә шактый алга китеш күзәтелгән. Түбән Камада 10 км чамасы юл өслеге алмаштырылган, тротуарлар, тукталышлар, яктырту системалары тәртипкә китерелгән. Бу үзгәрешләрне күрми мөмкин түгел. «Киләсе елга Химиклар проспектын федераль программа буенча яңартырга планлаштырабыз. Моннан тыш, безне М 12 трассасына чыгу юллары булдыру, шулай ук Тынычлык проспектын дәвам итү максаты белән юл сузу мәсьәләсе дә кызыксындыра, чөнки ул урында шәһәр бик җитди үсеш кичерә», — дип аңлатты Радмир Беляев.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, үз чиратында, Түбән Камада бу юнәлештә алып барылган эшне югары бәяләде. Биредә билгеләнгән һәм тормышка ашырылучы стратегия уңай нәтиҗәләр бирә, дип ассызыклады ул. «Монда юл тармагының бертигез башлангычларда алып барылуы сизелә. Шәһәрдә яшәүче кешеләр өчен дә уңайлы юллар булдырыла, шул ук вакытта сәнәгатьчеләр өчен дә юл участоклары яңартыла. Һәр якның да мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләү — ул бик дөрес алым», — дигән фикерен җиткерде министр.
Киләсе елда 2 нче Сәнәгать урамындагы юлны капиталь төзекләндерүне дәвам итәргә ниятлиләр. Шулай ук алдагы елларда 1, 2, 4 нче автомобиль юлларын һәм Индустриальная урамын яңарту планлаштырла. Мәсәлән, Көньяк автомобиль юлын реконструкцияләү проекты инде әзер. Аны цементбетонлы итеп ясарга уйлыйлар, чөнки ул авыр йөк машиналарына чыдамлы иң нык өслек булып санала икән. Ә инде М 12 трассасына чыгу юллары да булдырылса, бу шәһәрне һәм сәнәгать юлларын зур йөк автотранспортыннан шактый бушатып, аларга булган йөкләнешне киметер иде, диелде очрашуда.
Биредә каралган тагын бер мөһим мәсьәлә — шәһәр электр транспортын үстерү. Хәзерге вакытта Түбән Камада гомуми 63 километр озынлыктагы трамвай юллары шәһәрнең өч төп территориясен колачлый, хастаханәләрне, мәдәният оешмаларын, паркларны һәм торак кварталларын тоташтыра. Әмма ул юллар, хәрәкәт итүче состав кебек үк, яңартылуга мохтаҗ.
Яңа трамвай юллары булдыру турында да сөйләштеләр. 2018 елда инде үсеп килүче торак массивларын шәһәр үзәге һәм сәнәгать зонасы белән бәйләргә тиешле яңа «Көньяк» линиясе проекты әзерләнгән булган. Ул хәтта тиешле экспертизалар да үткән. Бу сорауга янәдән әйләнеп кайтырга булдылар. «Проектны гамәлгә ашырган очракта электр транспортының колачлау территориясен 70 процентка кадәр арттырырга һәм елына 10 миллионнан артык пассажир өстәлү мөмкинлеге булыр иде. Бу яңа районнарны транспорт белән тәэмин итәргә һәм төп магистральләрне бушатырга, аварияләрне киметергә мөмкинлек бирәчәк. Әлеге транспорт төре экологик яктан да бик кулай», — дип аңлатты шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Шакиров.
Моннан тыш, Химиклар проспектын Сүбәләк юлы белән тоташтырып торучы яңа трамвай линиясе салу зарурлыгы турында да фикер алышу булды. Әлеге участокта, аеруча эшкә барган-кайткан вакыт аралыгында, транспорт чараларының аеруча күп булуы, еш кына "бөке"ләр барлыкка килүен дә искәртеп уздылар.
Утырышта каралган барлык проект һәм тәкъдимнәрнең никадәр урынлы һәм киләчәктә нәтиҗәле булачагы турында фикер алышу моның белән генә чикләнми. Киләчәктә аларны республика дәрәҗәсендә яклап чыгарга да кирәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев