Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Тюбингта шуганда имгәнеп, ике атна эчендә балалар хастаханәсенә 19 бала эләккән

Травматолог ассызыклаганча, кайвакыт бик авыр җәрәхәтләр алган балалар китерелә, үлем очраклары да була.

Республика балалар клиник хастаханәсенә ике атна эчендә тюбингларда — аларны шулай ук «ватрушка» дип атыйлар — шуганнан соң имгәнеп, 19 бала килгән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш балалар травматолог-ортопеды, 2 нче санлы Балалар республика клиник хастаханәсенең травматология-ортопедия бүлеге җитәкчесе Руслан Хәсәнов сөйләде, дип яза «Татар-информ».

«Узган җомгада «ватрушка» да шуганнан соң Балалар республика клиник хастаханәсенә 9 кеше китерелде. Хәзер инде бездә 19 шундый пациент бар, ягъни соңгы яуган кардан соң 10 кешегә артты», — дип сөйләде табиб.

Балалар республика клиник хастаханәсе табиблары кечкенә пациентларга 9 тән җәрәхәте һәм тәннең төрле өлешләре 10 җирдән сынган дип диагноз куйган. Табиб сүзләренчә, "ватрушка"да шуганнан соң ел саен төрле җәрәхәтләр алган балаларны китерәләр. Бу — аяк-куллар, умрау сөяге имгәнүе дә, баш һәм умыртка баганасы зарарлануы да.

Травматолог ассызыклаганча, кайвакыт бик авыр җәрәхәтләр алган балалар китерелә, үлем очраклары да була. Чөнки күпләр махсус тауда түгел, ә кая туры килсә — шунда шуа.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев