Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Татарстанлыларның 85 проценты Президент сайлауларында катнашачак

Сораштыру республикада яшәүче мең ярым кеше арасында үткәрелгән.

Татарстанлыларның 85 проценты Россия Президентын сайлауга килергә әзер. Социология фәннәре докторы Мария Ефлова сөйләвенчә, социаль сораштыру республикада яшәүче мең ярым кеше арасында үткәрелгән.

Аның нәтиҗәләре күрсәткәнчә, татарстанлыларның 80 проценты Владимир Путин кандидатурасы өчен тавыш бирергә әзер, Николай Харинтонов өчен 5 процент, Леонид Слуцкий өчен 3 процент, Владислав Даванков өчен 2 процент, моннан тыш, сораштыруда катнашучыларның 10 проценты әлегә кем өчен тавыш бирәчәген белми. Мария Ефлова билгеләп үткәнчә, сораштыру Президентның Федераль Җыенга Юлламасына һәм Владимир Путинның Казанга визитына кадәр үткәрелгән.

ВЦИОМ телефон аша үткәргән сораштыруга караганда, ил буенча гражданнарның 86 проценты булачак сайлаулар турында хәбәрдар, ә 77 процент килергә һәм тавыш бирергә әзер.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев