Татарстанда ВИЧ-инфекцияле кешеләр саны арткан
Авыручылар саны узган ел белән чагыштырганда 7,9 процентка күбрәк.
Беренче июльгә Татарстанда ВИЧ-инфекция йоктыруның 29 036 очрагы теркәлгән.
Ел башыннан республикада авыручылар саны узган ел белән чагыштырганда 7,9 процентка арткан, дип хәбәр иттеләр Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсендә.
Татарстанлыларга ВИЧ-инфекцияләрне профилактикалау турында искә төшерәләр: тәртипсез җенси мөнәсәбәтләрне булдырмаска, стериль медицина җиһазларын гына куллану, татуировка яки пирсинг вакытында инструментлар һәм приборларны дезинфекцияләүне таләп итү, ә йөклелекне планлаштырганчы ВИЧ-инфекцияләр булу-булмавына экспресс-тестлар тапшыру.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев