Татарстанда «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты буенча конкурс башланды
Конкурс ике этапта уза.
ТР Туризм буенча дәүләт комитетында хәбәр итүләренчә, Россия Икътисади үсеш министрлыгы «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты максатларына ярашлы нигездә 2025-2027 елларда модульле капиталь булмаган урнаштыру чаралары төзүгә субсидияләр тәкъдим итү өчен конкурс игълан итте. Анда катнашу өчен Татарстан компанияләре дә гариза бирә ала.
Субсидиянең күләме модульле капиталь булмаган урнаштыру чарасындагы бер номерга 1,5 миллион сумнан артмаска һәм инвестицион проект бәясенең 50 процентыннан югарырак булмаска тиеш.
Конкурс ике этапта уза.
Сайлап алуда катнашу өчен гаризаларны 2025 елның 3 мартына кадәр түбәндәге адрес буенча тапшырырга кирәк: Казан шәһәре, М. Горький урамы, 19нчы йорт. Документлар эш көннәрендә 09:00-18:00 сәгатьләрдә (тәнәфес вакыты — 12:15-13:15 сәгатьтә) кабул ителә.
«Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты инфраструктураны үстерергә, җиһазлар җитештерүгә, тармак өчен кадрлар әзерләүгә һәм Россия, шулай ук чит илләргә сәяхәтләрне танытырга булыша. Туристлар — сыйфатлы хезмәт һәм шәп тәэсирләр, ә бизнес дәүләттән ярдәм ала. Болар сәяхәтләрне уңайлы, куркынычсыз һәм кызыклы итә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев