Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Татарстанда тагын бер боз кичүе ябылуга әзерләнә

Кышкы юлны якшәмбе, 24 мартта ябарга планлаштыралар.

Татарстанда Яшел Үзән — Карамалы тау боз кичүе ябылуга әзерләнә. Идел аша кышкы юлны якшәмбе, 24 мартта ябарга планлаштыралар.

Бу сезонда аның эшен тәмамлау көндезге өчкә билгеләнгән. Су аша чыгу хезмәтләренең төркемендә билгеләп үтелгәнчә, үзгәрешләр турында өстәмә хәбәр ителәчәк. Бүгенге көндә бу кичү штат режимында эшли.

Татарстанда Аракчино — Югары Ослан маршруты буенча боз кичүе 9 мартта ук эшен туктатты. Моннан тыш, 19 мартта Соколка — Яңа Закамский кичүе дә эшен тәмамлады. Ә Камадагы Покровское — Кызыл чишмә кичүе эшен штат режимында дәвам итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев