Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Татарстанда Рамазан ае башлану һәм Ураза бәйрәме көннәре билгеләнде

2023 елда Рамазан аеның беренче көне 23 мартка билгеләнгән.

 Ул 29 көн дәвам итәчәк. Уразаның соңгы көне — 20 апрель.

14 мартта ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Татарстанда Изге Рамазан аен үткәрү тәртибе турында матбугат конференциясе узды.

Беренче тәравих намазы 2023 елның 22 мартында ястү намазыннан соң укыла. Татарстан мәчетләрендә тәравих намазы Хәнәфи мәзһәбе буенча 20 рәкәгать итеп кылына. 

Түбән Кама районында ифтарлар җиде мәчеттә узачак:

«Җәмигъ» (Химиклар проспекты, 59);
«Нур» (Менделеев ур., 12А);
Шәнгәлче, Югары Чаллы, Кызыл Чапчак авылларында һәм Кама Аланы, Трудовой поселокларында.

21 апрельдә Ураза бәйрәме башланачак. Бу көн Татарстанда бәйрәм ялы дип игълан ителде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев