Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Татарстанда мобилизацияләнүчеләрне һәм аларның гаиләләрен ТКХ түләмәгән өчен пенялардан азат итәчәкләр

Документ республика башлыгы сайтында урнаштырылган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мобилизацияләнгәннәрнең һәм аларның гаилә кешеләрен коммуналь хезмәтләр, торак өчен түләү һәм капремонтка кертемнәрне вакытында түләмәгән яки өлешчә генә түләгән очракта билгеләнә торган пенялардан азат итү турындагы указга кул куйды.

Документ республика башлыгы сайтында урнаштырылган.

Ташлама өлешчә мобилизацияләү кысаларында чакырылган хәрби хезмәткәрләргә, аның тормыш иптәшенә, балаларына һәм ата-аналарына кагыла. 

Ташламадан файдалану өчен торак урыны һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү алучы оешмага гариза һәм документлар тапшырырга кирәк.

Документлар исәбенә шәхесне раслаучы документның күчермәсе, хәрби хезмәткә контракт күчермәсе, мобилизацияләнгән кешенең туганлыгын раслаучы документның күчермәсе керә. 

Гариза өч көн эчендә карала.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев