Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Татарстанда кыргый хайваннарның миграциясе чорында шоферларга сак булырга киңәш иттеләр

14-21 сентябрьдә республика территориясендә кыргый хайваннар катнашында биш юл-транспорт һәлакәте булган.

Сезонлы миграция сәбәпле Татарстан юлларына поши, кыр кәҗәсе һәм марал кебек кыргый хайваннар еш чыга башлады. Мондый очракларның күбесе эңгер-меңгер төшкәндә, төнлә була яки күз күреме начарайган вакытка туры килә, шуңа күрә машина йөртүчеләргә бик тә уяу булырга кирәк, дип кисәтә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты.

14-21 сентябрьдә республика территориясендә кыргый хайваннар катнашында биш юл-транспорт һәлакәте булган. Алексеевск, Алабуга, Лаеш һәм Питрәч районнарында — пошины, Сарман районында кабан дуңгызын бәрдергәннәр.

Машина йөртүчеләргә юлда хәрәкәт иткәндә тизлекне арттырмаска, кыргый хайваннарның трассага чыгу ихтималы турында кисәтә торган билгеләргә игътибар итәргә һәм сәфәрләрне планлаштырганда, аеруча тәүлекнең караңгы вакытында, аеруча сак булырга кирәк, дип киңәш итәләр ведомствода.

Эш шунда ки, статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, машиналар кыргый хайваннарны бәрдергән очракларның 80 проценттан артыгы нәкъ менә төнге сәгатьләргә туры килә.

Фауна вәкилләре катнашында юл-транспорт һәлакәтләре еш була торган урыннарда «Кыргый хайваннар» дигән юл билгеләре куела, дип искәрттеләр әлеге уңайдан дәүләт комитетында.

Моннан тыш, кыргый тояклы хайванны трассада, яки юлдан читтә очраткан вакытта аны үткәреп җибәрергә кирәк, «чөнки хайванның үзен ничек тотачагын белеп булмый».

Фото: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев