Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Бу - әһәмиятле

Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурскаяның Түбән Камада эш визиты белән булды

Очрашуда шәһәрнең барлык коммуналь хезмәтләре, сәламәтлек саклау идарәсе, төзекләндерү предприятиеләре һәм идарәче компанияләр вәкилләре катнашты.

«Халык контроле» сервисына соңгы ярты елда Түбән Кама районында яшәүчеләрдән 46 меңгә якын мөрәҗәгать кергән. Аларның күбесе хәл ителгән, ягъни алар буенча чаралар күрелгән. Шул ук вакытта канәгатьләндерелмәгән мөрәҗәгатьләр дә бар. 

Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурскаяның Түбән Камада эш визиты кысаларында узган киңәшмәдә сүз әнә шулар хакында барды. 

Очрашуда шәһәрнең барлык коммуналь хезмәтләре, сәламәтлек саклау идарәсе, төзекләндерү предприятиеләре һәм идарәче компанияләр вәкилләре катнашты. «Халык контроле»нә иң еш мөрәҗәгатьләр нәкъ менә аларның эшчәнлек өлкәсенә кагыла. Аерым алганда, сәламәтлек саклау өлкәсе тәнкыйтькә дучар булды. Гражданнар документларны кабул итүгә язылу һәм электрон рәвештә алу кыенлыкларыннан зарлана. 

Омбудсмен билгеләп үткәнчә, гражданнарга бирелә торган җавапларның күбесе өстәмә сораулар тудыра. Алар проблемаларны тулысынча хәл итмиләр. Радмир Беляев, үз чиратында, тиешле хезмәтләргә халыкны борчыган мәсьәләләрне хәл итүгә җаваплырак карарга кушты. 

* * *

ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев «Ихлас-Искренность» ассоциациясе үзәгендә дә булдылар. 

Быел май аенда ачылган социаль учреждение авыр тормыш хәлендә калган кешеләрне тернәкләндерүдә беренче уңышларын күрсәтә. Экскурсия вакытында муниципаль район имаммөхтәсибенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Марат Хәбибуллин үзәкнең эшчәнлеге турында сөйләде. Учреждение вакытлыча яшәүдән алып, документларны торгызуга һәм социаль адаптациягә кадәр комплекслы ярдәм күрсәтә. Ул 12 кешегә исәпләнгән булса да, хәзерге вакытта биредә бер генә тәрбияләнүче яши, калганнары тернәкләндерү программасын уңышлы үткәннәр, эшкә урнашканнар һәм торак мәсьәләсен хәл иткәннәр. 

Радмир Беляев үзәкнең мөһим социаль миссиясен билгеләп үтте һәм аның мәйданнарын киңәйтү мөмкинлекләре турында фикер алышты. Сәрия Сабурская, үз чиратында, үзәк җитәкчелегенә дәүләт грантларын алуга конкурсларда катнашырга тәкъдим итте, бу ярдәм күрсәтү күләмен арттырырга ярдәм итәчәк

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев