Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Татарстанда җинаятьчеләр шалтыратып балалардан газ конфоркаларын кабызырга сорый

Мондый шалтыратудан соң авария килеп чыгарга мөмкин.

Соңгы вакытта татарстанлыларга телефон аша үзләрен газ хезмәте хезмәткәрләре дип таныштыручы җинаятьчеләр шалтырата башлаган. Алар балаларга газ плитәсенең конфоркаларын ачык калдырырга куша. Бу хакта «Газпром трансгаз Казань» матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр. 

Белгечләр сүзләренчә, мондый шалтыратудан соң авария килеп чыгарга мөмкин. 

«Әлеге гамәлләр «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ хезмәткәрләре тарафыннан башкарылмый. Мошенникларның мондый шалтырулары фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин», — дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Шуңа бәйле рәвештә республика халкын уяу булырга һәм мондый очраклар турында хокук саклау органнарына хәбәр итәргә чакыралар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев