Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Татарстанда илкүләм проект ярдәмендә 9 меңнән артык өлкән кеше диспансеризация узды

Бу ярдәм «Демография» илкүләм проекты кысаларында оештырыла.

2024 елның беренче ике аенда авыл җирлегендә яшәүче 9 547 өлкән кешене диспансеризация, вакцинация уздыру, планлы госпитализация һәм башка медицина ярдәме күрсәтү өчен Татарстанның медицина учреждениеләренә алып барганнар. Бу ярдәм «Демография» илкүләм проекты кысаларында оештырыла.

Пассажирларны бушлай, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне транспортлау өчен җиһазландырылган махсус автомобильдә китерәләр. 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә диспансеризация авыруларны иртәрәк белү, шул исәптән социаль әһәмияткә ия инфекцион булмаган аерым авыруларны ачыклау өчен өстәмә скрининглар уздыру максатында үткәрелә, дип искәрттеләр ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында.

Быел бу эш белән 57 меңләп татарстанлыны колачларга планлаштырыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев