Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Бу - әһәмиятле

Татарстанда илкүләм проект буенча быел 200 километрдан артык автоюллар ремонтланачак

Төбәк әһәмиятендәге юлларда 150 километрдан артык автоюлларга, шул исәптән ясалма корылмаларга ремонт үткәреләчәк.

Татарстанда 2025 елда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча 200 километрдан артык автомобиль юллары норматив хәлгә китереләчәк. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында хәбәр иттеләр.

Казан агломерациясендә 21 километрдан артык автоюллар ремонтланачак, шул исәптән төбәк әһәмиятендәге — 14 километрдан артык, җирле әһәмияттәге — 6 километрдан артык. Әлеге агломерация буенча юлларны норматив хәлгә китерү күрсәткечен 85,19 процентка җиткерергә планлаштырыла. 12 юл участогына капиталь ремонт үткәрү бурычы куела.

Чаллы агломерациясендә 11 километрдан артык автоюллар норматив хәлгә китереләчәк. Әлеге агломерация буенча 82,29 процент күрсәткеченә ирешү бурычы тора. Чаллыда Яшьлек проспектына капиталь ремонт ясалачак — Тынычлык проспектыннан Чулпан проспектына кадәр участокта.

Түбән Кама агломерациясендә 3 километр автомобиль юллары төзекләндереләчәк. Әлеге агломерация буенча 85,77 процент күрсәткеченә ирешү көтелә. Шулай итеп, Студентлар урамында 0,64 километр озынлыктагы участокта (Корабельная урамыннан Р. Гайнуллин урамына кадәр) капиталь ремонт башкарылачак. Шулай ук Лесная урамында 2,35 километр озынлыктагы участок (Мурадьян урамыннан Гагаринга кадәр) ремонтланачак.

Төбәк әһәмиятендәге юлларда 150 километрдан артык автоюлларга, шул исәптән ясалма корылмаларга ремонт үткәреләчәк.

Юллар белән бәйле илкүләм проектны гамәлгә ашыру максатында бюджеттан 2025 елга 14 миллиард сумнан артык финанслар бүлеп бирү каралган, аларның 7 миллиард сумы — федераль бюджеттан.

2025 елда авария очракларын киметү, юлларның сакланышын тәэмин итү һәм «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының максатчан күрсәткечләренә ирешү төп бурычлар булып кала.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев