Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Татарстанда герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне билгеләп үтелә

Бүген, 15 февральдә, каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 117 ел тула.

Бөек Ватан сугышы елларында шагыйрь йөздән артык шигырь яза, алар «Моабит дәфтәрләре» дип атала.

Яшерен оешмада катнашкан өчен Муса Җәлил 1944 елның 25 августында Берлиндагы Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерелә.

Шагыйрьнең туган көнендә мәдәни һәм мәгариф учреждениеләрендә шагыйрь тормышына һәм иҗатына багышланган күп кенә чаралар планлаштырыла. Мисалга, бу көнне Татарстанның Милли музеенда «Моабит дәфтәрләре» нең төп нөсхәсен күрергә мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев