Татарстанда буран һәм көчле җил фаразлана
Юлларда бозлавык.
Чәршәмбе, 22 февральдә, Татарстанда һава шартларының начараюы фаразлана. Иртәгә урыны белән буран вакытында күз күреме 1-2 км га һәм аннан да кимрәккә начарланырга мөмкин. Төньяк-көнчыгыштан секундына 15-17 метр тизлектә көчле җил көтелә.
ТР Гидрометеорология үзәге фаразы буенча, төнлә −14кә кадәр суыта. Көндез термометр баганалары −3 градустан −8 градуска кадәр күрсәтәчәк. Юлларда бозлавык.
Сак булыгыз.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев