Татарстанда белем көне 2 сентябрьдә билгеләп үтеләчәк
Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Татарстанда белем көне дүшәмбе, 2 сентябрьдә билгеләп үтеләчәк, чөнки 1 сентябрь ял көненә — якшәмбегә туры килә. Бу хакта брифингта журналистның быел 1 сентябрь гамәлдән чыгарыламы дигән соравына җавап биргәндә ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
«1 сентябрь якшәмбегә туры килә. Без Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгыннан хат алдык, ул [Белем көне — ред. иск.] 2 сентябрьгә күчерелә. Шулай булгач, 1 сентябрь безнең балалар өчен гамәлдән чыгарылмый, ул 2 сентябрьдә генә булачак», — дип аңлатты министр.
Шул рәвешле балалар мәктәпкә гадәттәгедән бер көнгә соңрак барачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев