Татарстанда 26 градус салкын көтелә
Томан булуы ихтимал.
Сишәмбе көнне Татарстан территориясендә болытлы һава торышы, төнлә һәм иртән томан көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә, дип яза Татар-информ.
Явым-төшем ихтималы аз, төньяк-көнбатыштан талгын җил фаразлана.
Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары −15..-20 градус күрсәтәчәк, урыны белән температура −21..-26 градуска кадәр төшәчәк. Көндез −10.. −15 градуска кадәр көтелә. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев