Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Татарстан Рәисе Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең 2 нче дәвалау корпусына ясалган капиталь ремонтны бәяләде

Шулай ук визит барышында Рөстәм Миңнеханов Татмис системасы эше белән танышты.

4 мартта Түбән Камага эш визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов үзәк район хастаханәсенең яңартылган икенче дәвалау корпусында булды.
Узган ел бина капиталь ремонтланган иде. Республика башлыгы медицина учреждениесен модернизацияләү нәтиҗәләрен югары бәяләде.

Дәвалау корпусының куәте һәм җиһазлануы Түбән Кама агломерациясе пациентларына сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтергә, ә Кама аша күпернең салынып бетүе, хезмәт күрсәтеләчәк халык санын 350 мең кешегә кадәр арттырырга һәм Мамадыш белән Яңа Чишмә районнарын колачларга мөмкинлек бирәчәк. 

Шулай ук визит барышында Рөстәм Миңнеханов Татмис системасы эше белән танышты, моннан тыш Түбән Каманың сәламәтлек саклау объектларын модернизацияләү мәсьәләләре дә каралды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев