Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Татарстан мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау бәйрәме һәм чыгарылыш кичәләре көннәре билгеле

Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстан мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау бәйрәмнәрен 22 һәм 23 майда, ә чыгарылыш кичәләрен 23 июньнән соң үткәрергә киңәш ителә. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза Татар-информ.

«Ата-аналар катнашындагы «Соңгы кыңгырау» бәйрәмен үткәрү Татарстан мәктәпләрендә өстенлекле рәвештә 22-23 майда узачак. Чыгарылыш кичәләрен 23 июньнән соң, иминлек чараларын, шул исәптән янгынга каршы чараларны үтәп, уздырырга киңәш ителә», — дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Ведомствода күпчелек мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләренең 23-24 июньдә узачагын да ачыклап үттеләр. Укытучы һәм остаз елында чыгарылыш кичәләре 20 майда узачак онлайн-эфир белән башланып китәчәк. Аңа Россиянең барлык мәктәпләре дә кушыла ала.

Моннан тыш, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы «Җиңүләр марафоны: рәхмәт, укытучы!» дигән зур акция уздырачак. Акция барышында бер ай дәвамында укучылар һәм ата-аналар министрлыкның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркемендә мәктәп еллары, укытучылары һәм остазлары турында постлар һәм видеороликлар урнаштыра алачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев