Татарстан мәктәпләрендә кышкы каникуллар озынаерга мөмкин
Бу — салкын һава торышы белән бәйле.
Татарстанда салкыннар сакланса, уку йортлары дәресләрне вакытлыча кичектерергә мөмкин. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы искәртә, дип хәбәр итә Татар-информ.
Шулай итеп, −23 градус салкын булганда, авыл мәктәпләрендә башлангыч сыйныфларда, ә −25 градус булганда шәһәрдә башлангыч сыйныфлар һәм авылда 5-9 сыйныфларда дәресләр кичектерелә.
-30 градус булганда, авыл мәктәпләрендә, ә −32 градус булганда, 10-11 сыйныф укучылары укымаячак.
Моннан тыш, башлангыч сыйныфлар өчен урамда физкультура дәресләрен һава температурасы −3 градустан түбән булмаса һәм җилнең тизлеге 6-10 метдан артмаса үткәрергә мөмкин, ә өлкән сыйныфлар өчен һава торышы −10 градустан түбән булмаска тиеш.
Министрлык һава температурасы −25 градус һәм түбәнрәк булганда, балаларны мәктәп автобусларында йөртмәскә киңәш итә.
Мәктәп җитәкчеләренә көчле салкыннар вакытында җылылык белән тәэмин итү системасы эшенә контрольне көчәйтергә киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев