Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Тәрәзә төбенә менмәсеннәр

Күпкатлы йорт тәрәзәләрендәге ныклап беркетелмәгән чебен-черкиләрдән саклану челтәрләре (москитная сетка) балалар иминлеге өчен куркыныч.

Күпкатлы йорт тәрәзәләрендәге ныклап беркетелмәгән чебен-черкиләрдән саклану челтәрләре (москитная сетка) балалар иминлеге өчен куркыныч. 

Балаларның тәрәзә төбенә менеп, чебенчеркиләрдән саклану челтәрләренә тотынулары еш кына аларның тәрәзәдән егылуына сәбәп була. Чөнки андый челтәрләр, гадәттә, тәрәзәгә ныклап беркетелми. Ә бала ул хакта уйламый да, белми дә. 

Баланы ачык тәрәзәле бүлмәдә ялгызын калдырмаска, аның тәрәзә төбендә уйнавына юл куймаска кирәк. Шулай ук, мөмкин булганча, тәрәзә төбенә чәчәкләр, гөлләр яки башка әйберләр кую да бәладән саклап калырга мөмкин. Чөнки алар балаларга тәрәзәгә менәргә комачаулый. 

Статистика күрсәткәнчә, балалар еш кына, бүлмәдә караусыз калгач, тәрәзә төбенә менеп, урамны күзәтә башлыйлар. Шул вакыт, үзләре дә сизмәстән, беркетелмәгән чебен-черкидән саклану челтәренә таяналар һәм челтәр этелеп, бала аска оча. 

Ата-аналар балаларына тәрәзәдән чыкмаска, кәрнизгә ябышмаска һәм тәрәзә төбендә уйнамаска кирәклеге турында яхшылап аңлатсыннар, куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтсеннәр иде. Моннан тыш, тәрәзәләрне ачуны тыю механизмы урнаштырырга киңәш итәбез.
Лиана Исмәгыйлева, Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы балигъ булмаганнар эшләре бүлеге начальнигы

Фото: freepik.com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев