Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Таләпләр үтәлү шарт

Күпбалалы аналар пенсиягә вакытыннан алда, ягъни пенсия яшенә җиткәнче чыгарга мөмкин.

Әлеге контекстта сүз биш һәм аннан да күбрәк баласы булган хатын-кызлар турында бара. Алар 50 яшьтә пенсиягә чыгарга хокуклы. Шул ук вакытта дүрт һәм өч баласы булган аналар пенсиягә 56 һәм 57 яшьтә чыга ала.

Бүген Татарстанда 17 меңгә якын хатын-кыз иминият пенсиясен вакытыннан алда ала.

Күпбалалы аналарга вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен түбәндәге таләпләр үтәлүе шарт: әлеге категориягә караган хатын-кызның 15 ел хезмәт стажы булу, 23,4 пенсия коэффициенты туплану, балаларны 8 яшькә кадәр тәрбияләү һәм атаана хокукларыннан мәхрүм ителү яисә уллыкка алуны юкка чыгару кебек тискәре күренешләр булмау факты расланырга тиеш. 

Татарстанлылар sfr.gov.ru сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында үзләренең шәхси кабинетлары аша хезмәт стажларын һәм пенсия коэффициентларының күпме булуын тикшерә алалар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев