Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Суга кергәнче, чыгасыңны уйла!

Чөнки су коену фаҗига белән тәмамланырга мөмкин. Җәй башыннан Түбән Камада өч кеше суда батып үлгән.

Әлеге үлемнәрнең төп сәбәбе — рөхсәт ителмәгән урыннарда исерек баштан су коену. Кемнеңдер газиз уллары, әтиләре, сөйгән ярлары турында начар сүз әйтәсе килмәсә дә, бу — факт. Әле шушы көннәрдә суның чираттагы корбаны — 33 яшьлек түбәнкамалы. 

Ир-ат рөхсәт ителмәгән урында су коенган. Ул көнне яр буенда ике кыз һәм ике егеттән торган компания күңелле генә ял итеп утыра. Билгеле инде, мондый «утырулар»ның шактые спиртлы эчемлекләрсез узмый. Ә салган баштан «диңгез тубыктан» тоела. Бу очракта да шактый гына кәефләнеп алгач, кызлар-егетләр су коенырга уйлый. Гүзәл затларның берсе ярдан күренеп торган утрауга йөзеп чыга. Аның артыннан суга кергән ират утрауга кадәр барып җитә алмый, суга бата. Ир-атның гәүдәсен шул ук көнне водолазлар дүрт метр тирәнлектән табып ала. Югыйсә, фаҗига булыр алдыннан гына патруль төркеме бу компани я б елән профилактик әңгәмә үткәргән булган. Әгәр аларның сүзләрен колак яныннан гына уздырып җибәрми, игътибарлы булсалар, бәлки мондый хәл кабатланмас иде. 

Сүз уңаеннан, аңа кадәр берничә көн алдан гына суга батып үлгән мигрант та, шаһитлар әйтүенчә, салмыш булган. 

Көннәр бик кызу торганлыктан пляжда да, Кама яры, күл буйларында кеше бик күп. «Су коенырга ярамый» дип кисәткән тыю такталары булса да, кайберәүләр рөхсәт ителмәгән урыннарда су коенудан туктатмый. 

Су коенганда үтәргә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләрен белеп тору беркемгә дә комачауламый. Югыйсә, алар гади генә түгел, ә бик гади — рөхсәт ителмәгән урыннарда су коенмаска, салмыш хәлдә су кермәскә, кечкенә балаларны яр буенда игътибарсыз калдырмаска! 

Шушы кагыйдәләрне үтәсәгез, гомерегезне куркыныч астына куеп, якыннарыгызны хәсрәт утына салмассыз. 

Анастасия Шакирова фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев