Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Суд приставлары Түбән Кама халкына алимент мәсьәләләре буенча консультация бирәчәк

Алдан язылу өчен телефон: 8 (8555) 42-46-63.

Түбән Камада ата-аналары балигъ булмаган балаларына алимент түләүдән баш тарткан гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны кабул итү узачак.

Түбәнкамалылар үз сораулары белән 3 октябрьдә 15 сәгатьтә Мәктәп бульвары, 2А адресы буенча мөрәҗәгать итә ала (3 нче каттагы актлар залы, керү урыны ян-яктан «Эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге» аша).

Кабул итүне суд приставлары хезмәте, прокуратура, Эчке эшләр идарәсе, мәшгульлек үзәге, мәгариф идарәсе, опека бүлеге һәм социаль яклау органнары вәкилләре үткәрәчәк. 

Алдан язылу өчен телефон: 8 (8555) 42-46-63.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев