Слесарьлар, укытучылар һәм полиция хезмәткәрләре: Түбән Камада күбрәк нинди һөнәр ияләре җитми
Шәһәрдә эшсезләрнең төп өлешен хатын-кызлар тәшкил итә.
Түбән Каманың «Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» ндә иң кирәкле һөнәрләрне атадылар. Беренче мартка шәһәрдә эшсезләрнең төп өлешен хатын-кызлар тәшкил итә — 68%.
Хезмәт базарында иң кирәкле һөнәрләр арасында: автомобиль, автобус, йөк төягеч йөртүчеләр, җитештерү һәм хезмәт биналарын җыештыручылар, ишегалды себерүчеләр, разнорабочийлар.
Шулай ук эш бирүчеләр арматурачыларны, бетончыларны, ташчыларны, слесарь-ремонтчыларны эзли. Шулай ук: монтажчылар, компрессор җайланмалары машинистлары, изолировщиклар, аш-су осталары, тәрбиячеләр, кече тәрбиячеләр, укытучылар, табиблар, шәфкать туташлары, инженер-конструкторлар, полиция хезмәткәрләре, күчемсез милек сату буенча агентлар кирәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев