Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Сезнең тавыш мөһим

15 апрельдән республикабызда яшәүче һәр кеше 2024 елда үзе яшәгән шәһәр яки райондагы төзекләндереләчәк ишегаллары һәм объектлар исемлеге өчен тавыш бирә ала.

Республикада төзекләндерүгә бүлеп бирелә торган акча күләме «тавыш бирү нәтиҗәләренә һәм анда катнашучылар санына бәйле булачак», — дип ассызыклады Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Түбән Кама районында тавыш бирүгә түбәндәге объектлар тәкъдим ителгән: 

1. 27 нче микрорайондагы җәяүлеләр юлы («Нефтехимиклар» паркыннан Чулман урамына кадәр); 
2. Менделеев урамындагы җәяүлеләр юлы (Шинчылар проспектыннан Бызов урамына кадәр); 
3. «Өч кыз туган» җәяүлеләр юлы (Химиклар проспектыннан Гагарин урамына кадәр); 
4. Николай Зеленов исемендәге сквер;
5. И. Садыйков исемендәге Балалар иҗаты үзәгеннән Төзүчеләр урамына кадәр сквер; 
6. Кама Аланындагы «Сөенеч» скверы (икенче этабы). 

Тавыш бирүдә катнашучы 142 ишегалды исемлегенә шәһәрнеке генә түгел, Кама Аланы, Зур Афанас, Каенлы, Иске Чишмә, Ширәмәт, Трудовый бистәләре ишегаллары да кертелгән. 

Тавыш бирү 31 майга кадәр gorodsreda.tatar. ru сайтында һәм ТР Дәүләт хезмәтләре порталында үткәрелә. Нәтиҗәләр park.tatar һәм dvor.tatar сайтларында урнаштырылачак.
Фото:tatar-inform.com. сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев