Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Шәхси хуҗалыклардагы терлекләрне исәпкә алу башлана

Терлекләр «Хорриот» дип аталган бердәм мәгълүмати системага теркәлә һәм колакларына уникаль номер язылган биркалар куелачак.

1 февральдән шәхси хуҗалыклардагы терлекләрне исәпкә ала башлаячаклар. Бу турыда Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов хәбәр итте дип яза Ватаным Татарстан.

Мөгезле эре терлекләр «Хорриот» дип аталган бердәм мәгълүмати системага теркәлә һәм колакларына уникаль номер язылган биркалар куелачак. Терлек хуҗасы малларының баш саны һәм аларга үткәрелгән барлык ветеринария чаралары турында әлеге номер ярдәмендә электрон базадан карый алачак. Моннан тыш, бердәм номер терлекләрне саткан очракта да, төп шартларның берсе булып тора.

— Малларын учетка алган өчен халыкка акча түләргә туры килмәячәк — моның өчен республика казнасыннан өлеш чыгарылды. Биркалар өчен акчалар районнарга мөгезле эре терлек һәм шәхси хуҗалыклар санына карап бүлеп бирелде инде, — дип аңлатты баш ветеринар. 

Бүгенгә республикадагы барлык мөгезле эре терлекләрнең 75 проценты «Хорриот» дип аталган бердәм системага кертелгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X