Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Шамил Садыйков журналистларны котлый: Сездән башка яшәү мөмкин түгел

19 май Татарстанда матбугат көне буларак бәйрәм ителә.

«Татмедиа» бинасы каршында үткәрелгән Медиапикникта матбугат хезмәткәрләрен «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков котлады. Ул бүгенге көндә журналистикасыз бернәрсә дә эшләп булмавын әйтте, дип яза Татар-информ.

«Хәзерге тормыш бөтен килеш журналистика белән бәйле. Иртәдән кичкә кадәр без мәгълүмат кулланабыз. Журналистика — хәзерге җәмгыятьнең төп вазифаларының берсе. Безнең бөтен мөмкинлекләребез бар. Матур урында урнашкан бинабыз, зур коллективларыбыз, бөек үткәнебез һәм бөек киләчәгебез бар», — диде Шамил Садыйков.

Ул журналистика һөнәрен җаваплы һәм катлаулы профессия, дип атады.

«Журналист булу зур җаваплылык. Бүген журналистларга текст язарга гына түгел, видео, фото белән эшләргә, социаль челтәрләр, эзләү хезмәтләре алгоритмнарын аңларга кирәк. «Татмедиада» гына да журналистика белән бер мең ярым кеше шөгыльләнә. Көн саен меңләгән кеше үз тормышын безнең республика, аның киләчәге хакына багышлый. Бу бик катлаулы һәм җаваплы һөнәр. Сездән башка бүген яшәү мөмкин түгел», — диде Шамил Садыйков.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев