Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән түбәнкамалылар өчен яңа стоматология кабинеты ачылды

Бу — республикада ОМС полисы буенча дәваланырга мөмкин булган икенче кабинет.

Перинаталь үзәкле Түбән Кама балалар хастаханәсендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен стоматология кабинеты ачылды.

Бу — республикада ОМС полисы буенча дәваланырга мөмкин булган икенче кабинет. Мондый беренче кабинет Казанның БРКХдә урнашкан. Монда заманча җиһазлар урнаштырылган, ә квалификацияле белгечләр наркоз астында кечкенә пациентларның тешләрен дәвалаячак.

Бу уңайдан балалар хастаханәсе территориясендә балалар һәм ата-аналар өчен бәйрәм оештырылды. Балаларны төсле костюмнарда аниматорлар уйнатты, мастер-класслар үткәрелде, теләүчеләргә аквагрим ясадылар. Катнашучыларның һәрберсенә истәлекле бүләк тапшырылды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев