Сакаллары — ак, күңелләре — пакь
Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә, Түбән Кама аксакаллар шурасы оешуга 25 ел тулу уңаеннан, «Чирек гасыр бергә» дигән әдәби-музыкаль очрашу кичәсе булды.
Иҗтимагый оешма эшендә актив катнашучы өлкәннәребезне хөрмәтләп, шәһәребездән генә түгел, республика башкаласы Казаннан, Әлмәт шәһәреннән бик күп мөхтәрәм кунаклар килгән иде кичәгә.
Түбән Кама аксакаллар шурасы турында сүз чыкканда, гадәттә, аны республикабыздагы башка шундый иҗтимагый оешмаларга үрнәк итеп куялар. Чөнки узган гасырның 90 нчы елларында төрле төбәкләрдә барлыкка килгән аксакаллар шураларының кайберләре, көчәеп китә алмыйча, бик тиз генә таралды, ә кайберләренең бүгенге көндә исемнәре булса да, башкарган эшләре мактанырлык түгел, дигәндәй... Эш күрсәтеп куандырганнарын саный башласаң, бер-икегә җыеламы икән?! Түбән Кама аксакаллары исә республикада лаеклы урын били. Юкка гына кичәдә бу хакта күп тапкырлар кабатламаганнардыр? Хәер, барысын да эзлекле тәртиптә языйк...
Тантаналы кичә шәһәребезнең 1 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар чыгышы һәм танылган җырчы, композитор Илһам Хисмәтуллинның югары рухтагы җырлары белән башланып китте. Җырчыны тыңлагач, кунаклар күңеленә шунда ук бәйрәм кәефе керде. «Юкка түгелдер...» дигән җырын аеруча яратып тыңладылар, көчле алкышларга күмделәр. Җыр символик рәвештә кичәгә җыелган мөхтәрәм аксакалларыбызның гомер юлына туры килеп тора: чыннан да, чирек гасыр юкка гына узмаган. Бу Түбән Кама аксакаллар шурасы җитәкчесе Васил Камаловның иҗтимагый оешманың эшчәнлегенә йомгак ясаган чыгышында да ачык чагылды. Кыска гына әйткәндә, шәһәребездә, районыбызда нинди генә чара оештырылмасын, ул аксакаллар катнашыннан башка узмый.
Васил Гали улы азрак кына аксакаллар шурасының тарихын да искә төшерде. Түбән Камада ул 1998 елда, шәхсән шул чактагы администрация башлыгы Илсур Метшин ярдәме белән оешкан иде. Шураның иң беренче рәисе, шәһәребезнең Мактаулы гражданины Мәсгуть Сибгать улы Сибгатовны, ул чактагы шура әгъзалары Рифкать Гайнуллин, Әнвәр Хәсә-нов, Азат Зыятдинов, Гариф Гыйлаҗев, Нәкый Әхмәтшин, Рәис Әхмәтшин, Рәшит Шәяхмәтов, Мисбах Мәүлиев, Василий Игнатьевның; соңырак шураны уңышлы гына җитәкләгән һәм шулай ук, шәһәребез тарихында күренекле эз калдырган Камил Фатыйхов һәм Зирәк Шиһаповның; иҗтимагый оешма эшчәнлегендә әйтеп бетергесез зур көч куйган Мәснәви Һадиуллин, Мансур Ганиев, Хәмәтхәсән Хәлиуллин, Суфиян Минһаҗев, Гамир Исмәгыйлев, Кираметдин Кашафетдинов, Миңнегаян Ягъфәров, Фәтхулла Абдуллин, Флүр Гайнемөхәммәтов, Мансур Шәрәфетдинов, Нәкыйп Габитов, Альберт Саттаров, Марс Егоров һәм башка бик күпләрнең исемнәрен атады Васил әфәнде...
Аксакаллар шурасы шәһәр-район җитәкчелеге белән тыгыз элемтәдә торып эшли. Җитәкчеләр мөхтәрәм өлкәннәребезнең фикерләре белән исәпләшәләр, киңәшләренә колак салалар, тәкъдимнәрен үтәргә тырышалар. Кичәдә ясалган чыгышларда, тәбрикләү сүзләрендә бу ачык чагылды. Аксакалларыбызны хөрмәт итеп, муниципаль район башлыгы, Түбән Кама мэры Рамил Муллин да килгән иде. Ул иҗтимагый оешма әгъзаларының шәһәр һәм район тормышында әһәмиятле эш башкаруларын билгеләп узды. Әлбәттә, инде лаеклы ялдагы өлкәннәр эшчәнлеге турында сүз барганда кайдада булса җир сөрү, таш күтәрү, йорт салуны күз алдына китерергә кирәк түгел. Һәрберсе үз һөнәрендә олы тормыш юлы узып, хәзер лаеклы ялда. Аксакалларыбызның күбесе Түбән Каманы төзүдә, үстерүдә зур өлеш куйган шәхесләр. Шәһәребез аларның күз алдында үскән. Ә бүгенге көндә исә мөхтәрәм өлкәннәребез гомерләре буена туплаган тормыш тәҗрибәсен яшь буынга тапшыра. «Алар өлкән яшьтә булуларына карамастан, телебезне, милләтебезне саклауны үзләренең изге бурычлары саныйлар, халкыбызның горефгадәтләренә, теленә, тарихына һәм бергә яшәгән башка милләт вәкилләренә ихтирам тәрбияләүдә үзләреннән зур өлеш кертәләр», — диде җитәкче һәм котлау сүзләреннән соң В. Камаловка муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Аксакаллар Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге белән үзара ярдәмләшеп, килешенеп эшлиләр. Уртак максат — милләтебез, телебез турында сүз барганда, башкача мөмкин дә түгел. Бу уңайдан, бүлек рәисе Рөстәм Ганиев тә сүз алып, шура әгъзаларының эшчәнлеген югары бәяләде, рәхмәтен җиткерде.
Читтән килгән мөхтәрәм кунакларның да әйтер сүзләре бар икән. Казаннан килгән республика аксакаллар шурасы җитәкчесе Рәүф Ибраһимов чыгышында Түбән Кама аксакалларының республикада иң нәтиҗәле эшләп килүче оешма булуын ассызыклады, үз сүзләрен раслап, оешма исеменә Рәхмәт хаты һәм бүләкләрен тапшырды. Әлмәт һәм Чаллы аксакаллар шурасыннан килгән кунаклар да аның сүзләрен куәтләп, чыннан да, Түбән Кама оешмасының нәтиҗәле эшләвен билгеләп үттеләр.
Шәһәр һәм район күләмендә үткәрелгән чараларда актив катнашу бер нәрсә, эшеңне күрсәтә белү — икенче. Аксакаллар шурасы әгъзалары шәһәрдә һәм республикада чыгучы матбугат чараларында үзләре башкарган эшләр турында тирән эчтәлекле тәрбияви мәкаләләрен, көн кадагына кагылышлы язмаларын бастырып торалар. «Туган як» газетасы белән озак еллар тыгыз элемтәдә торып эшләүче аксакалларыбыз Васил Камалов, Фирдәвис Ханов, Суфиян Минһаҗев, Мансур Ганиев, Рәфкать Вәлиев, Фәрит Вагыйзов «Туган як» газетасының Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
Чараны үзәк китапханәнең халык белән эшләү бүлеге мөдире Әнфисә Фәйзетдинова һәм Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина бик матур итеп алып бардылар. Тантаналы өлеше тәмамлангач, кичә чәй табыны артында дәвам итте. Аксакалларыбыз арасында талантлы баянчылар, тальянда һәм мандолинада уйнаучылар, оста җырчылар да булуын күреп, килгән кунаклар тагын бер мәртәбә соклануларын белдерделәр. Мондыйлар белән махсус концерт төркеме оештырып, гастрольләргә чыгып китәргә мөмкин, диючеләр дә булды.
Әлеге тантаналы чараны уздыру өчен үзенең уку залын биргән, чакырылган кунакларга һәрьяклы хөрмәт күрсәткән Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләренә, Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлназ Арслановага аксакаллар һәм килгән кунаклар бик рәхмәтле калды.
Фотолар https://vk. com/tubenkama сайтыннан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев