Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Сак булыгыз: ялган аракы!

Соңгы ике елда 2 мең литрдан артык ялган спиртлы эчемлекләр сатудан алынган.

Түбән Камада 894 литр күләмендә ялган алкоголь продукциясе табылган. Әлеге товар законны санга сукмыйча, кичке уннан соң һәм лицензиясез эшләгән намуссыз сатучылардан алынган. 

Сер түгел, «яшел елан» белән дус булган һәм сыйфатлы спиртлы эчемлекләр алырга акчасы җитмәгән шәһәрдәшләребез арасында иң популяр эчемлек булып «фанфурик«лар санала. Әле бер ай чамасы элек кенә полиция хезмәткәрләре «Тын аллея» урамында бер ноктадан 40 литр «фанфурик» табып алганнар иде. Гаепле кеше административ җаваплылыкка тартылган. Тик ул сабак алмаган, ялган аракы сатуын дәвам иткән. Бу хәл берничә мәртәбә кабатланса да, кергән керем күләме күпме, әллә башка сәбәпме, бу ноктада сәүдәне туктатмый. Аны үзенә салынган штраф күләме дә (ә ул юридик затлар өчен — 100 меңнән алып; шәхси эшмәкәрләр өчен 30 меңнән 50 мең сумга), куркытмый. 

Намуссыз сатучыдан алынган алкогольне башта складка урнаштыралар. Ул анда еллар дәвамында сакланырга мөмкин. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Вадим Шипилов әйтүенчә, алынган продукцияне утильләштерү өчен, суд карарының законлы көченә керүен көтәргә кирәк. 

Соңгы ике елда 2 мең литрдан артык ялган спиртлы эчемлекләр сатудан алынган.

Законны санга сукмыйча, ялган аракы сатучыларны җавапка тарту өчен, сатуалу мизгелен, сәүдә ноктасы адресын күрсәтеп фотога төшерегез. Һәм иң мөһиме — касса чегы беркетеп, гаризаны Дәүләт алкоголь инспекциясенең рәсми сайтына җибәрергә кирәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев