Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Рөстәм Миңнеханов урынына Түбән Камага Мидхәт Шаһиәхмәтов киләчәк

Шулай ук Дәүләт Думасы депутатлары Олег Морозов һәм Айдар Метшин, РФ сенаторы Геннадий Емельяновның визиты көтелә.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов 8 февральдә Түбән Камага килмәячәк. Республика башлыгы шәһәргә эш визиты белән килергә һәм шул исәптән шәһәр һәм район советларының йомгаклау сессияләрендә катнашырга тиеш иде.

Кичә хакимиятнең матбугат хезмәте Миңнехановның килүе гамәлдән чыгарыла дип хәбәр итте. Аның урынына Түбән Камага ТР премьер-министры урынбасары — ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов киләчәк.

Шулай ук Дәүләт Думасы депутатлары Олег Морозов һәм Айдар Метшин, РФ сенаторы Геннадий Емельяновның визиты көтелә.

Сессияләр алдыннан делегация «Түбән Кама бүген һәм иртәгә» күргәзмәсен карап чыгачак, ә сәгать 15тә панель дискуссиясендә катнашачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев