Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада яңартылган ишегалдын ачты
1 сентябрьдә Түбән Камада Шинчылар проспектындагы 47 нче йорт янында моңарчы күрелмәгән бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде.
Бу көнне яңартылган ишегалдын ачу тантанасында катнашу өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде. Ремонт эшләре «Безнең ишегалды» республика төзекләндерү программасы кысаларында алып барылды.
ТР Рәисе бөтен ишегалдын йөреп чыкты, йортта яшәүчеләр белән аралашты, йорт яны территориясен төзекләндерү белән шөгыльләнгән төзүчеләрнең эшен бәяләде.
«Бу бик зур хезмәт һәм бик зур эш! Идарәче компаниягә, подрядчыларга һәм сезгә күрүегез һәм бәяләвегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Саклагыз һәм чәчәк атыгыз, очрашыгыз, аралашып яшәгез. Белем көне белән!» — дип котлады Рөстәм Миңнеханов.
«Безнең ишегаллары, парклар һәм скверлар ничек үзгәрә, юллар ничек ремонтлана! «Безнең ишегалды» программасының биш елында без 7 миллиард сумга 400 ишегалдын ремонтладык», — дип сөйләде Радмир Беляев.
Шинчылар проспектындагы 47 йортта ремонт вакытында яшәүчеләрнең теләкләре исәпкә алынды, гаять зур эш башкарылды: юлларга асфальт җәелде, машина юллары киңәйтелде, парковларның искеләре ремонтланды һәм яңалары булдырылды, тротуарлар салынды. Шулай ук яктырту баганалары, эскәмияләр һәм урналар куелды, яңа балалар һәм спорт мәйданчыгы төзелде.
Бу чыннан да яхшы күршелек бәйрәме булды: концерт программасы, викториналар, конкурслар, спорт ярышлары, мастер-класслар. Барысы да бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. «Безнең ишегалды» программасы активистлары Рөстәм Миңнехановтан бүләкләр алды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев