Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама районының күп балалы гаиләләр поселогында газүткәргечне эшләтеп җибәрде

Газ 417 участок чикләренә кадәр газлаштыру программасы буенча үткәрелгән.

4 мартта Түбән Кама районында Борок авылында күп балалы гаиләләр поселогын газ челтәренә тоташтырдылар.

Газны эшләтеп җибәрү тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин, Дәүләт Думасы депутатлары Айдар Метшин һәм Олег Морозов, «Газпром трансгаз Казан» генераль директоры Рөстәм Усманов катнашты, дип хәбәр итә НТР 24 телеканалы хәбәрчесе.

Газ 417 участок чикләренә кадәр газлаштыру программасы буенча үткәрелгән. 77 килешү төзелгән, 44 йорт газ челтәренә тоташтырылган инде. Газүткәргечләрнең гомуми озынлыгы 19 км тәшкил итә.

Рөстәм Миңнеханов гаиләләрне әлеге вакыйга белән котлады. Тантанадан соң ул гаиләләр һәм газ хезмәте хезмәткәрләре белән аралашты.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев